Роберт Миннуллин Балалар Очен Шигырьлэре

Posted on by admin

Концерт тамашасын, хәер-фатиха биреп, Салават Фәтхетдинов башлап җибәрде. Аннан соң башка лауреатлар да килгән кунакларны тере тавышка җырлап сөендерде. Сәхнәдә эстрада осталары белән бергә яңа кабынган “йолдызлар” да чыгыш ясады. 21 башкаручы - алар арасында Айдар Галимов, Хәния Фәрхи, Венера Ганиева, Гүзәл Уразова, Вил Усманов, Ришат Төхвәтуллин, Рөстам Закиров, Илназ Минвалиев, Марат Фәйрушин һ.б.

Халык күңелен яулаган җырларны башкарды. «La Primavera» оркестры, Татарстан җыр һәм бию ансамбле, “Казан” җыр һәм бию ансамбле, “Мгновение” бию театры иҗади коллективлары чыгышлары исә тамашага тагын да ямь өстәде.Оран-поэма. (Роберт Миңнуллин) Сезгә дәшәм, газиз татарларым, Алтыннарым минем, талантларым!

  • Роберт миннуллин балалар очен шигырьлэре татарча табигать.
  • Илшат Гафуров, Фанавил Шайморданов, Марат Галиев, Ринат Мухаммадиев, Бакча йортындагы.

Татарларым, сезне мактый-мактый, Карлыгыплар бетә тамакларым. Татарларым - алыпсатарларым, Татарларым - укымышлыларым, Татарларым - бал кортлары кебек, Эш атлары кебек тырышларым. Татарларым минем, тапкырларым, Чакматашлар кебек чыдамнарым!

Кемнәр соң әле? Мин очына әле чыгалмадым.

История - Публицистика - Психология - Религия - Тюркология - Фантастика - Поэзия - Юмор - Детям - Список авторов - Добавить книгу Константин Пензев Хемингуэй. Эпиграфы для глав. Мусульманские праздники. Тайны татарского народа; Полный список авторов; Популярные авторы: Абдулла Алиш. Мережковский Д. Царство зверя. - Москва: ЭКСМО, 2007. Хэрефлэр бэйрэме. - Казан: Татарстан китап нэшрияты, 2002. Миннуллин Роберт. Сайланма эсэрлэр: Балалар очен шигырьлэр, эдэби тэнкыйть, ижат портретлары, рецезиялэр: 1китап. - Казан: Мэгариф, 2004.

Күпме санасаң да, актарсаң да Татарымның милли катламнарын, Санап кына бетерерлек түгел Бу дөньяның бөтен татарларын. Күпме кавем бергә береккәнбез, Бөтен дөньясына танылганбыз, - Тарих дигән биек йолдызлыкта Бөек татар булып кабынганбыз!.

И борынгы күчмә татарларым, Төрлеләрдән-төрле төркиләрем. Тыңлыйм да мин елыйм татарымның Төркиләрдән килгән җыр-көйләрен. Уклы чорлар, туплы чорлар кичкән, Утлы чорлар кичкән татарларым, Евразия далалары буйлап Бүгенгегә күчкән татарларым! Скиф та без, татар-монгол да без, Сармат та без, угыз, хәзәр дә. Кемнәр генә булыр идек хәзер Бер ырулы булсак әгәр дә без?! Без кыпчакларның да, сөннәрнең дә, Без нугайларның да дәвамнары: Шул чорлардан килә татарларның Патшалары һәм дә гавамнары. Болгарлардан, Алтын Урдалардан, Ханлыклардан калган татарларым; Заманында Парижларны алган, Берлиннарны алган татарларым!

Бу тарихта күпме җимерелгән Патшалыклар, илләр, каганатлар. Ә халыклар калган. Чаба һаман Шул чорлардан безгә калган атлар. Үзгәрешләр һәм әверелешләр.

Мең төрлегә тарих әверелә. Теләсәк тә хәзер кайтып булмас Бабайларның бөек дәверенә.

Безне алда ниләр генә көтә?! – Белә алмабыз шул теләсәк тә. Без яшибез бүген! Татар килеш Без яшәргә тиеш киләчәктә! Татар юлы ул - гасырлар юлы, Татар юлы озын һәм катлаулы. Татар юлы такыр булмаса да, Ул мең тапкыр изге һәм мактаулы! Ул юлларга гөлләр сибелмәгән, Без үзебез сибик ул гөлләрне.

Татар юлы киләчәккә бара, Без күрербез микән ул көннәрне? Кем генә юк татар арасында?! Нинди уйлар татар баласында? Татар юлын кемнәр ярып барыр? Кемнәр калыр татар арбасында? Безнең башка барыр юлыбыз юк./ Юлыбыздан язмыйк, татарларым! Ходай безгә шушы юлны язган, Юлдан язу - язык, татарларым!

Мең сынаган язмыш, мең санаган Мең алтынга торыр татарларын! Бөек халык кына ерып бара Гасырларның тарих кантарларын.

Сугышта да, тыныч тормышта да Батырлыклар кылган татарларым; Башка дәүләтләрнең мәртәбәле Шәхесләре булган татарларым! Тик яшәмик башка милләтләрнең Хезмәтчеләре һәм колы булып! Яшик әле үз милләтебезнең Газиз кызы, газиз улы булып! Башкаларга хезмәт итү ярый, Онытмасаң әгәр үз-үзеңне, Онытмасаң әгәр үз халкыңны, Югалтмасаң әгәр үз йөзеңне. Сезне кайчак мин аңлый да алмыйм, Серледән дә серле татарларым! Затлыдан да затлы, асылдан да асыл, Төрледән дә төрле татарларым.

Заманында урыс патшасына Барып башын орган татарларым. Татарлыкларын бик күптән инде Хәтерләми торган татарларым, Сездә дә бит ага татар каны, Сез дә безнең татар кавеменнән.

Аһ, тарихта күпме татарыбыз Башка халыкларга әверелгән?! Исемнәрен татар тарихына Алтын белән язган татарларым; Иманыннан һәм диненнән язган, Һәм теленнән язган татарларым. Сез дә безнең үзебезнең татар, Динсезләрем, туган телсезләрем!

Кемнәр генә булсагыз да, сезгә, Сезгә генә минем гөл-сүзләрем. Бәхет эзләп дөнья читләренә Барып чыккан сәйяр татарларым. Кая гына барып егылса да, Торып баскан гаярь татарларым! Теләгәннәр күрер: бер күз салсаң, Бер борылып баксаң үткәннәргә, Татар фәкать игелеккә дәшкән, Гыйлем нуры чәчкән бүтәннәргә.

Кылыч тотып түгел, китап тотып, Килгән безнең татар күршесенә. Кайда да бер кояш һәм бер караш, Кайда да эш - татар кешесенә. Татар булган җирдә хәтәр дә бар! Татар шулай, әйдә, хәтәр булсын. Без хәтерсез түгел, татарларым! Татар барда һәрчак хәтер булсын! Онытмагыз татарлыгыгызны, Иң түрдәге турә татарларым, - Ходай бит ул барысын да белә, Барысын да күрә, татарларым!

Милләтне дә сез тотарга тиеш, Дөнья тоткан и бай татарларым! Күрмәмешкә салышмагыз, зинһар, Бу дөньяның гидай татарларын.

И җир тоткан башкорт татарларым, И эш тоткан мишәр татарларым, Керәшен һәм типтәр татарларым – Сездән башка нишләр татарларым?! Ярымтатар-ярымтөрекләрем, Ярымтатар-ярымүзбәкләрем, - Сезне уйлыйм, сезне уйлаганда Өзгәләнә җаным, үзәкләрем! Бәгырьләрне телә Кырымдагы Туганнарым - кардәш татарларым: Үзе диңгез булыр иде анда Татар түккән кан-яшь, татарларым. Казакълашып, кыргызлашып беткән, Поляклашып беткән татарларым; Башкаларга, башка халыкларга Яраклашып беткән татарларым. Татарлыкка күчкән, татар телен Су шикелле эчкән чуашларым, Татар телле ар һәм мариларым – Бергә гомер кичкән юлдашларым. Сез исәнме әле, якташларым – Башкортстандагы татарларым? Мин бит беләм анда миллионнан, Миллионнан артык татар барын!

Башкорт булып йөргән татарларым, Татар белән катнаш башкортларым; Татардан да, башкорттан да киткән, Урыслашып беткән маңкортларым. Урыслашып бетмисезме әле Сез дә, Урал, Себер татарларым, Әстерхан һәм Ижау татарларым, Нижгар, Самар, Сембер татарларым? Сез татармы әле, Кытай белән Казакъ җирендәге татарларым, Мордва һәм Чуаш илендәге, Мари Илендәге татарларым? Оренбурның кайнар далаларын Туган җире иткән татарларым, Бәхет эзләп, авыллары белән Фин иленә киткән татарларым.

Ә сез бармы әле Бакудагы, Балтыйк буендагы татарларым? – Һәрчак җанымдагы, күңлемдәге, Һәрчак уемдагы татарларым. Сезнең хәлләр ничек, Мәскәү, Пенза, Чиләбе һәм Барда татарларым? Кая карама да кая барма, Бар да татар, бар да татарларым!. Без гасырлар аша халык булып, Татар булып бергә тупланганбыз! Тарих тарафыннан расланганбыз, Ходай тарафыннан хупланганбыз! Таркалырга безнең хакыбыз юк, Бик тырышсалар да таратырга.

Ә таркалмас өчен үз-үзеңне Һәм халкыңны кирәк яратырга! Татарлыкны күз карасы кебек Саклыйк әле, саклыйк, татарларым!

Үз милләтен сатып кем баеган?! – Татарлыкны сатмыйк, татарларым! Исән әле Ватан сез бар чакта, Татарларым - ватанпәрвәрләрем! Исән әле татар сез бар чакта, Татарларым - татарпәрвәрләрем! Без үзебез әгәр аттырмасак, Кем аттырыр безнең татар таңын?! Без үзебез әгәр сакламасак, Кемнәр саклар безнең татар җанын?!

Без үзебез әгәр күтәрмәсәк, Кем күтәрер безнең татар данын?! Аның өчен сез бар, татарларым, Аның өчен без бар, татарларым!

Син югалтма, татар, үз кыйблаңны, Кычкырып әйт, татар, үз сүзеңне! Якла, Ходай, якла татарыңны! Сакла, татар, сакла үз-үзеңне!

Без бар икән, без татарлар икән, Татар булып калыйк, татарларым! Киләчәккә маңкорт булып түгел, Татар булып барыйк, татарларым!. Күңелдәге кайбер уйларымны Әйтми калалмадым, татарларым! Шушы сүзләрдән дә үтемлерәк Сүзләр табалмадым, татарларым! Мин табар да идем, барысын да Әйтеп кенә булмый, татарларым! Хәер, әйтеп кенә, артыгыздан Этеп кенә булмый, татарларым.

Әйтеп кенә булмый, сез үзегез Ни әйтәсен аңлап торасыздыр; Аңласагыз, мыек борасыздыр, Йә булмаса, тамак кырасыздыр. Халкыбызның киләчәген уйлыйк, Кабатламыйк тарих хаталарын! Мин сүземне әйттем!

Язмышыбыз Үзебездән тора, татарларым! Бер кеше бирмәс сәлам бер көн сиңа, Хәтта кайтармас сәлам беркем сиңа. Бервакыт та сине дус күрмәс алар, Яхшымы,яманмы син-белмәс алар. Чакырып ашка сине килмәс берәү, Ачлыгың йә туклыгың белмәс берәү.

Эткә биргән ашны да атмас сиңа, Кызганып бер сүз әйтмәс сиңа. Хәл сорап килмәс берәү дә яныңа, Төрле аш кирәк булыр ач карыныңа. Сусасаң,булмас бирүче су салып, Һәм юучы,керле нәрсәңне алып. Ике күзеңнән яшең тынмый агар, Булмаса кардәш-туганың,кем багар? Зар елый торгач,тәмам сабырың бетеп, Син ятарсың бер вакыт һушың китеп. Көтмәгәндә килсә бәлә бер заман, Синдә булган бер өмет бетәр-тәмам.

Роберт Миннуллин Балалар Очен Шигырьлэре

Юк иде гайбәт ниятемдә минем. Мин генэ кысылмый калмыйм эле. Карадым миндэ бу музыкаль премия тапшыру тантанасын.

Лэкин куплэр эйтеп узганча, сценарий ошамады мина. Тозсыз шигырьлэр.

Лирик шигырьлэр белэн урелеп барса халык кунеленэ хуш килер иде дип уйлыйм. Була бит эдэби-музыкаль кичэ итеп уздырырга.

Юк, хаман урыс эстрадасын калькалаштырабыз, кызганыч, узебезнен йозне югалттык. Алып баручылар да кыланалар, кочэнмичэ гади итеп сэхнэдэ эшлэргэ ойрэнергэ кирэктер дигэн фикер кала. Э артистларга килгэндэ, афэрин диясе кала.

. «Авыр» диләр мине. Бәлки сез дә Шулай дисездер? Нихәл итим: Тойгыларым сүзгә ярлы мннем, Ертык өсле Сократ шикелле. Иясе юк фатир шикелле, Күңелсезлек, тынлык 'бирсә 'бу, Ялгышмыйсыз — Чөнки Бу китапта үзем өйдә юк.

— Бу шигырь — Туфанның 1929 елгы җыентыгына бәяләмә. Аның бу китабын, шагыйрь ил буйлап сәяхәттә йөргән вакытта, дуслары әзерләп бастырып чыгарган. Шигырьдә шуңа ишарә ясала (Ред.). Күктә — кояш кына.

Бер болыт юк. Көн язгыча аяз, чат аяз: Кайтып килә, үзе генә түгел, Кош-кортларын ияртеп кайта яз. Дөнья тутырып тары яуган төсле, Нурлар сибелә сары кояштан. Табатай бабай тышны карап утыра: Узып 'бара күктән торналар.

Очса идең шулай — колач җәеп: Булса иде җирең, киң җирең! Орлык та аз — янчык кына! Җиреңә колач сыймый: тар иңле. Та'батайның Бер кызы да. Тарысы бар иде.

Тарысы — бары тугыз,кадак кына, Кызына 'бардыр ул чак унҗиде. Табатай бабай челем тартып утыра.

Күзләп утыра торна төркемен. Табатай бабай ялгыз уйлап утыра Авыр узган озын гомерен. Күктә — кояш кына: бер болыт юк, Көн язгыча аяз, чат аяз. Кайтып килә, үзе генә түгел, Кош-кортларын ияртеп кайта яз. Иске гореф-гадәт — ябага ул, Җан өстенә сырган ябага. Йөрәкләрдән шуны өтеп ташлап, Яшәртсәң бер җанны яңадан. Колхозларның, әнә, орлык та бар.

Кыр да анда иркен —. тоташ кыр, Нур яудырган кояш кебек итеп Җәеп була анда колачны? Чәпчеп челеменә төкерде дә, Аны ярсып җиргә таптады. Торналарга тагын бер күз салып, Колхоз йортына таба атлады. 1933. Мәхәббәт ул шулай итә икән: Акылны да санга алмыйсың, Сөйгән ярың Ләйлә булмаса да, Мәҗнүн кебек йөри башлыйсың. — Алтын тарак булып балкыган ай!

Түбәнәйче, сузылып алыймчы, Иңнәренә төшкәй чәчләренә Истәлегем итеп кадыймчы! Әллә нәрсә булды әле миңа: — Кайгы кая китте икән соң? — Бәхет түренә керттең күңелне син, Күр, син нинди көчле икәнсең!Алтын тарак кебек нечкә иде, Айны кара, ничек тулган ул!

Читләренә алтын гөлләр үскән Көмеш күле кебек булган ул! Котельныйның чүкечләре хәтта Шундый матур, рәхәт чыңлыйлар, Алар, гүя, «Айлы соната»ны Нурлы көйне безгә уйныйлар. Гудоклар да инде һәр таң-иртән Шундый иркә, җылы чакыра. Аларда да миңа Бетховенның Аккордлары гүя чагыла. Домналарны күр син: Алар инде Пожар сыман булып янмыйлар, Таң нурына кереп бара торган Ал байраклар кебек балкыйлар.

Хисләргә бик ирек бирдемдер шул Авария минем йөрәктә. Юк, Безнең чорда Балкып яна алган, Сөя белгән йөрәк кирәк тә!. Диңгезләрдә калган -юлчы сыман Сагыну давылында чайкалам Ьу сагыну мине батырыр бугай Хатың аша кул сузалмасаң. Син үзең дә Минем кебек булма,: Синең хатлар тарсынмасыннар — Килсеннәр дә, Йөрәгемә кереп Тормышымны матурласыннар!

Пружина кебек акыл белән Аяк бастым иске дөньяга: Ничек кенә итеп кысмасыннар, Турайдым мин барыбер яңадан! — Дөнья нигә болай?! — дисәм Торна кебек ярлы абыйлар Мыекларын эре сыпыргалап Санадылар һаман сабыйга. Мыек чыккан чорны көтә-көтә Әрәм булды минем күпме көн.

Җирдә Ими ташлаганга күптән инде, Яши башлаганга — күп түгел. 1934 ДӘ мин, ХӘТЕРЛИМЕН. Хәтерлимен әле ул чакларны, Астан килдек Без бу тормышка: Чабаталы иде безнең базис, Түбәтәйле иде өскорма. Чабаталар нинди ерак калды! Түргә уздык Бөек дан белән, Сугышлардан кайткан байрак кебек, Җил-давылны күргән җан белән. 1934 АЛАР Сөенделәр алар көн үткәнгә: «Бүген дә үтте, шөкер!» — диделәр.

Әйтерсең лә гомер кичерергә Хөкем ителгәннәр иделәр. 1934 ИШӘК ТУРЫНДА Безнең якта үзе булмаса да Ишәк дигән мәшһүр хайванның, «Иртәгене — ишәк кайгырта»,— дип Иөря торган тәре бар аның. ПАФОС Йөрәкне — вулкан, Күзне ялкын итеп Азмыни без шигырь төзедек. Шырпы уты — тәнкыйть утына да Түзми торган кеше үзебез! СУКМАС ЗУР КҮТӘРӘ Намус, белем, талант ягыннан Шундыйлар бар әле арада: Күлмәк алыр хәле булмаса да, Толып сатулаша базарда.

РИФМАЛАР Эш шәп, шагыйрь, синең: «Иөрәк»кә Туры килә торган «теләк» бар. Бу икесе синдә булмаса, «Беләк»кә җайлы «терәк» — «Көрәк» бар. Җәлил Чын әйткәндә, әзрәк Ченәкәй.

шәкертерәк. Дом печати-печати Төрле китап пичәтли. Бер редактор төзәтә, Ун бухгалтер исәпли. Ченэкэй — татар совет шагыйре. СОРАУ Телче иптәшләр! Сезгә Тел турында Бер сорау бар, рөхсәт итсәгез: «Гөрзи»не, әйтик, Ничек кулланырга — Мөнкирчәме, Мөсәгыйтьчәме?. КҮТӘРЕЛГӘЧ Адәм рәтле кеше булмасмы, дип Күтәрдең син безне, заманым.

Без кемнән ким! Инде үзеңне без Бинокльдән карап язабыз. Фатыйх Мөсәгыйть —журналист. ЯҢА ТОРМЫШ ТУРЫНДА Туганга бит туры.

Тумаганга ярый микәнни? Заманымның төрле гадәте бар, Әйтсәм, уйлыйм гафу итәр дип. «Ата», «ана» дидек гомер -буе.; Әйтә алам менә хатасыз: Сәбәп нидер, әллә ничек шунда — Безнең заман ана-атасыз. Анкет буенча да, Тәнкыйть буенча да, Бөтен кеше — ата баласы (Сүгенергә туры килсә генә, Искә алабыз ата-ананы).

Иш булачак кызны табуы да, «Әп» итү дә хәзер җип-җиңел. Ләкин «иптәш» белән «кәләш» сүзен Берләштерә белү бик читен. Без, яңача тормыш корабыз, дип «Загс»лыйбыз кызый иптәшне; Туй ясыйбыз шаулап, яңача һәм. '.һәм.хайванча гомер итәбез. ЯШӘГӘН САЕН Әйтмәгәннәр 'безгә, димәсеннәр, Әйтик, кордаш,— Яшьләр белсеннәр. Олыгаю нәрсә икәнлекне Яшермик без, әйдә, берсеннән. Әй, кайсыгыз, яшьләр, Үткон юлны «Кала бит.» дип уфтана бүген?

Әй, кайсыгыз, яшьләр, Киләчәккә «Картайтыр.» дип карыйдыр сезнең? Без дә элек «Эх, бу зәңгәр яшьлек Үтә лә.» дип яшәгән халык., Юк, матур ул бездә Яшәү, матур, Эх, матур ул, яшәгән саен. Юк, белмисез, яшьләр, Белмисез сез: Торган саен торасы килә. Иптәш Киров кебек ир уртасы, Тик гомерле буласы килә.

Әй, сөен син, сеңел,— Киләчәгең Шундый якты, күңелле синең, Гомерең булып, йөзгә җиткәндә дә, Тагы, тагы яшисең килер. Әй, шатлан син, энекәш — Киләчәгең Шундый -данлы, өметле синең, Бу гасырны яшәп беткәчтен дә Тагы берне яшисең килер.

Бер үсәрсез, яшьләр, Бик дөрес, дип Кысарсыз сез кулны, бер килеп. Шул яшьләргә — Безнең дәвамнарга Якты, данлы гомер 'бир, илем. Юк, белмиләр яшьләр.

Белмисез сез: Торган саен торасы килә, Иптәш Киров кебек ир уртасы, Тик гомерле буласы килә. 1935. Күрәсездер: күкрәгемә 'бүген Казыклар һәм киртә терәлгән. Йөгереп килеп сикереп чыгар өчен, Чикми булмас артка, иптәшләр. Чигенермен артка — Кандалыйга, Актык тамчы сабыр.калганчы, Маяковскийның монументы Күзләремнән җуела язганчы.

Мөритләре, шиксез, Кандалыйның Җыелып килер шунда тирәмә, Маяковскийның көферлеген һәм ятлыгын исбат итәргә. Бәй, янәсе, татар була торып, Сырышасың нигә ятларга? Ул, янәсе, урыс башы белән Мохтаҗ 'булсын нигә татарга? «Бәдәвам» һәм башка багуларны Сузар алар, алтын мирас дип. Миңа ләкин тапкыр телле халкым, Алтын телле халкым классик! Халык үзе — тере классик Моңы, җыры, үлмәс теле белән.

Телеграф, радио заманында «Бәдәвам»ның 'башы әйләнер, беләм. Алар белән сүзгә килешмәм тик, Вакланырга нигә ул чаклы!

Мин аларга лаек җавап итеп Тоттырырмын. 1936.

Иокс көнгә, нәләт төшкерегә, Ни дисәң дә аңа аз сыман: Мин каралып беттем ул тормышта, Сусыз җирдә үскән каз сыман. Карт-корылар әйтә торган иде: «Кырыктан соң акыл утыра». Кырык аръягында — Лмдп картлык көтеп утыра. Мин «калошка утырмыйча гына» Утырмакчы идем акылга, Эшнең алай барып чыкмаедыгын Аңлаттылар миңа — факырга.

1937. Алтын куллы халыж булсаң да, син Бәхет йөзе күрә алмадың. Эткә ыргытылган сөяк кебек, Аяк асларында аунадың. Кеше булып туган булсаң да, син Кеше төсле яши алмадың. Тирмәләрдә, мәчет идәнендә, Баяр җирләрендә аунадың. Парахудта — багаж арасында, Тимер юлда — сәке астында, Төрмәсендә бары түр башында Урын бирде сиңа бу дөнья.Сан ягыннан байтак 'булсак та без Сансыз халык идек Рәсәйдә. 1937 КАМЫР БАТЫР Борын заманда түгел, Әле шушы елларда, Бар иде ди бер кеше Тукайский урамда.

Роберт Миннуллин Балалар Очен Шигырьлэре

Бу кешенең үзенең Өч улы бар иде ди. Ике улы — акыллы, Берсе бик бай иде, ди. Акчасы булмаса да, Бай иде ди бу егет, Хыялга бай иде ди, Хуҗа Насретдин кебек. Шул, ята ди бу егет Герой булмакчы булып, Бер геройлык күрсәтеп Орден алмакчы булып.

Циркта көрәшерлек Гайрәт бар ди малайда, Ләкин моңа чыгарлык Батыр юк ди һичкайда. — Миндә,— дип әйтә ди бу,- Биш Карәхмәт көче бар! Теләсәң, миңа каршы Диюнең үзен чыгар! Элеп тә алачакмын, Селкеп тә салачакмын! — Әгәр дию булмаса, Ун шүрәлене давай! Бер сугуда юк итәм!

— Дип әйтә ди бу малай. — Китер Туиш агайны. Туксан тальяны белән, Күтәрәм,— ди икән бу,— Сыңар бармагым белән! — Китер миңа парахуд — Этәрәм! — ди икән бу.— Китер Кави Нәҗмине, Теләсәң, филне китер,— Күтәрәм! — ди икән бу. Күр син: Ул малай нинди Көчле, гайрәтле адәм!— Аның бар белгән сүзе: «Этәрәм!» дә «Күтәрәм!» Егет үзе гайрәтле; Бу көнгәчә, янәсе,гГерой булмый торуы Тик җай чыкмау бәласе.

Ә үзе ул Бик зур бер Эш белән утыра ди:.Фәйзулла Туишев — атаклы гармунчы. Көн дә абзар башында Күгәрчен очыра ди. Егетне без Бервакыт, Күпме көч барын сынап, Эш ягын, уку ягын Тикшереп алдык бераз. Күрдек без шунда: Аның Бу ягы рәтсез икән, Орденга дәрт зур зурын, Укуга дәртсез икән: Шуннан соң без җыелып, Сүз алып.тәртип белән, Кыздырып алдык малайны Үзара тәнкыйть белән! Шулай итеп без аны Алдык бераз үгетләп, Тик аз гьша якабызга Ябешмәде егеткәй! «Этәрәм!» дә «Күтәрәм!» — Бөтен сөйләгән сүзе.

Үзара тәнкыйтьне дә Күтәрә алмый үзе! 1938 АКТИВЛАР ҖЫЕНЫ Активлар җыены җитте. Язучылар союзы: Килде биш-алты-җиде Язмый торган язучы. Җыен ачылмас борын, Карашып кырын-мырын, Ягъни активларга хас, Дуслыкны чагылдырып Кул бирешеп алдылар, Күзләрдә үч яндырып. Үз-үзеңнән бүтәнне Санамыйча һичкемгә, Йөзеңне читкә борып Кул бирешсәң икең дә, Әнә шул хәл, аларча, Чын сизгерлек билгесе. Бу активка ул эштә Тиң килалмас бер кеше. Нигә дисәң, туп-туры Әйтеп китәргә кирәк: Алардагы уяулык Бүтән җирдә 'бик сирәк.

Уяулыгын искәрткәч, Актив челем кабызды: Төтен өрә башлады, Кыйшайтышып авызны. Безнең союзда хәзер Үзенең иҗат эше Кайсы сортка кергәнен, Күрсәтим дигән кеше Тәмәкенең иң.шәбен — Тик «Ява»ны көйдерә, Шуның аша сиңа ул Дәрәҗәсен белдерә. Шуннан, һаваланышып, Түрдән урын алдылар!

Роберт Миннуллин Балалар Очен Шигырьлэрен

Ак кәгазьләр чыгарып Алларына салдылар. Шул әзерлекне сизеп, (һәм эчтән аһ-ваһ итеп) Сүз алды иптәш рәис, Ягъни иптәш В. Камал дигән сезнең Язучыгыз бар икән. Ул кешегезгә менә Алтмыш яшь тула икән». «Әнә,— диләр,— рамкадан Бер кеше карап тора. Камал дигәннәре Нәкъ шуның үзе була». Камал агай безнең Союзда членмы соң?

Член булмаган кеше Ул безнең кешеме соң? Әгәр дә түгел икән, Юбилей мөмкин микән? Мин болай уйлыйм аны, Ялгышып куймыйк тагы! Кайда ул егет -булган!

Ничегрәк чыгыш ягы? Көтмәсәк тә без моны, Хөрти эш чыкты килеп, Нишләтик икән шуны? Активның фикере ничек? Без аның юбилеен Үткәрик-литик микән? Әллә, күчереп яшен, Отложить итик микән? Отложитьны, иптәшләр, Китап та мактый гына. Һәм безнең дә бу эштә Тәҗрибә шактый гына.

Әйтик, Ильич көненә Күмәк әсәр язуны Төреп тозламадымы Язучылар союзы?» Р. Азин иптәш шуңа ук Ике йөз процент тукталды.

Үзенең кем икәнен Шулай искәртеп алды. Шул рәвеш, нәсерчеләр Шагыйрь һәм тәнкыйтьчеләр Уяулык, сизгерлектә Ярышырга керештеләр. Аниев көн күрә Үзара тәнкыйть белән, Килешми шуңа күрә Бер нинди тәкъдим белән. Шул рәвештә, М.

Аниев Сезне объективлады һәм, торып, И. Маминны Үзара тәнкыйтьләде: «Г. Камалның кемлеге Инде безгә бик ачык. Рас Мамин тәкъдим итә, Шикле кеше, значит.» Мәсьәлә бик кызганда, Ут чыгарга торганда, Яшьләр килеп чыктылар, һәм Г. Камал агайга! Күзне алар кыстылар. Ул шундук эшне сизеп, Рәсемнән сикереп төшеп, Белдермичә берсенә Китте яшьләр эченә.

Яшьләр янына барды, Ә «актив» күрми калды. Сөенеп һәм шатланып, Сөйләшеп һәм серләшеп, Яшәреп китеп тәмам, Яшьләр белән, түбәнгә: Төшеп китте Г.

Ә анда аны меңләп Укучылар көтәләр. Ә түбәндә вәкилләр Аңа ал, ак чәчәкләр, Гөлләр тәкъдим итәләр. Ә активта — Союзда Мәсьәлә бик кызгачтын, Шырпы тиеп китәр булса, Пожар чыгар булгачтын, Бер актив әйтте.шунда: «Без бераз нитеп торыйк, һәм, шул арада, бу хакта, Массаның фикерен сорыйк. Танышыр өчен болар Массаның фикере белән, Россылниха әбине Чакырып китерделәр. Бүлмәдә төтен генә.

Әби моңа шаккатты. Ә күзенең карашы Кыска гына аңлатты: «Төтенегез күп тә сезнең, Җылыгыз шул азрак, Г. Камал абый кебек Чыгып таю яхшырак». Активлар шунда дәррәү Диварга күз аттылар, Анда буш рамны күреп, Тораташтай каттылар. Һәм сөйләп бирде әби Эш ничек икәнлеген: Камал абыйның, төшеп, Кунакка киткәнлеген. Камалның бу чыгышын Җинаять санадылар һәм активлар җыенын Яңадан башладылар.

1939. Столовойнын, кызлары Бар да шундый «ягымлы»: Тиргәп, сүгеп, кычкырышып Әзерлиләр табынны. Шундый уңган кызлар алар, Шул кадәр булдыклылар: Чәй сорасаң, тоз -бирәләр Столовойныкылар. Столовой кызларының Чисталыгы чаграк.

Кулларыннан да бигрәк Телләре пычраграк. 1939. Бар иде заманнар, бар иде, Без яза башлаган елларда: Хәбәрче Хан Җәмил. хан иде, Бездәге әдәби дөньяда.

ДӘҮЛИГӘ Ал кыныдай син дә җыр кылычын, Талантыңны ярсу атың ит, Безнең көннең кабатланмас җылысын Килер чорлар эченә алып кит. Мөхәммәт Гали—әдәбият галиме, тәнкыйтьче. Хан Җәмил — 30 елларда Татарстан язучылар союзы Папирослар янып сүнәр бар да. Тик җанымның сүнмәс бүләге. «Пар ат»та да, сугыш атында да Алып барсын алга йөрәгең. 1939.

«Кайсы шәбрәк җеннең, яшелеме, Сарысымы,— дисең,— шәп аның?» Чуртымамы синең безгә төсең, Кайчан ки син — үзе шайтанның! Уйга «ала автор — табигать, Иҗатына — сиңа карый да: «Акыл сатып, мин бу әсәрдә Ялгышмаган булсам ярый ла.» Тургайлар миңа болында Бер җыр өйрәтте. Бразилия иле турында; «Рио де Жанейро.» Кеше теле кебек матур исем: Рио де Җанейро. Тик үзең матур түгел син, Рио де Җанейро.

Луис Карлос Престес кая, Рио де Җанейро? Ул — синдә, төрмәдә ята, Рио де Жанейро!

Партизаннар тагып калкыр, Рио де Җанейро! Алар сине тартып алыр, Рио де Җанейро! Инструкция по охране труда охранников. — Алар килә Луис Карлос Престес юлыннан! Алар сине тартып алыр Байлар кулыннан. Кош теле күк, матур исемең, Рио де Җанейро, Тик үзең ямьсез әле син, Рио де Җанейро. Сандугач, тургай өйрәтте Миңа авылда Синең турыңда бу җырны. Рио де Җанейро.

1939. И диалектик кануннар, Сездә әхлак кайда соң? Яратырга өйрәтә бит Мескен адәм — баласын. Хакыйкатьнең этикасы һәм әдәбе кайда соң? Ярашырга өйрәтмәкче Мине — татар баласын.«Җитәкләп» китерделәр дә «Сөйләшеп» утырдылар: «Исәнлек-саулык» сорашып, Анкета тутырдылар.

Ул — «Идел — Урал» турында Нәрсәдер сөйли, сорый. Ә минем күңел — еракта, Иректә очып йөри. «Ничек,— дим,— якын танышлар Булмасын болар м«нем?

Идел — ул туган җирем ич! Ә Урал — торган җирем! Кем дә кем, әйтик, әгәр дә Бөтенләй өммй түгел, Ул «Урал эскизлары»м бит Аз гына белми тугел. Уралның, иптәш, ялкынлы Халыгын сөйде йөрәк. Бозларын түгел, Иделнең Кызларын сөйде, димәк.» Килешле итеп кенә, ул Өстәлгә,ямый-ямый: «Без сиңа иптәш түгел!—ди,— Абайлап сөйләш, абый». Җилкенеп җайлы гына бу, Килешле генә дулап: «Без түгел, сиңа иптәш,ди,— Там!бов бүресе, дурак!» «Әйе,— дим,— иптәш түгел без, Бусы,— дим,— пожалуй, рас.

Ә дустым урыны турында. Ул ягың ялгыш бераз. Дускаем — китте бит аннан, Ул анда кайтмас тагын, Мәңгегә безнең йөрәктә Калдырып урманнарын.» Үз эшен бик тә уңышлы Үтәгән кеше сыман, Кулларын уып куя бу, Мин исә — уйга чумам.

«Ә-ә-ә,— ди бу,— Тамбов. Китүе сезгә анык. Инде баш тартып карагыз, Сүзләрең безгә — танык.» Хет үтер, кабул итәлмим Мин сезнең сүзне бөтен. Тын Тамбов урманнарыннан Аеру аны читен: Ул үзе барган тарафка Ияреп барды алар, Мәңгегә безнең халыкның Күңлендә калды алар. Такташы белән кулга кул, Казанга килде алар. Такташ юк.— Мәңге, халыкның Күңелендә инде алар.

Мәңгегә китте. Тылсымлы безнең нәсел: Дәверләр үтә, гасырлар, Ә усак — һаман яшел! Дәверләр, чорлар үтәләр, Ә усак — шаулый һаман. Ил белән бергә баралар Киләчәк көнгә табан. Хәтерли минем йөрәгем Дустымның туган ягын, Тамбовтан безнең йөрәккә Күчерелгән урманнарын. Ник,— ди,— кәпәч киясең?» «Минем,— дим,— картус шулай, Туганнан бирле /түгел дә, Тукайдан бирле бугай.» «Җитәкләп» китерделәр дә «Сөйләшеп» утырдылар, Төрле хәл сорашып, шулай Анкета тутырдылар.

НИ БУЛДЫ БҮГЕН СИҢА? Тыңлыйсың пульсын аның син, Тоядыр бармакларың: Үлмәскә тырыша бу йөрәк Бирмәскә солдат җанын. Солдатның кулы — учында. Бармагың синең тоя: Солдатның җаны кырында Йөрәге дозор тора. Тәндәге авыру пожарын Автомат насос кебек Басарга тырыша 'бу йөрәк, Солдатның канын сибеп.

Зур түгел үзе бу йөрәк, Ул синең учка сыя. Күзеңдә яшьләр, генерал, Ни булды 'бүген сиңа?

Кем күккә күтәреп атты Таш бетон тонналарын —- Фашистның серле, сихерле Чуенлы зоналарын? Сугышка «отбой» ясап син Җиңүдән туктамасаң, Ялдагы корпусларыңны Походка «подъем»ласаң, Бар иде көчең, үтәрлек Парижлар аръягына, Атнада җитәчәк идең Атлантика ярына. Сугышны тезләндерүче Син түгел идең мени? Аурулар барагына син Хәл белеп килдең мени? Зур түгел солдат йөрәге, Ул — синең учка сыя. Күзеңдә яшьләр, генерал, Ни булды бүген сиңа?!

«ЧТЗ» киеп хәзер син. Аурайган аягыңа, Көн саен шулай керәсең Аурулар барагына. Бу — аның соңгы кичедер, Ахыргы сәгатедер. Сүзенең сәер булуы Саташу халәтедер.

Авырулар яткан баракның- Бүлмәнең түрендәрәк, Татарча җырлап дуя ул, Нимесчә сүгенгәләп. Мөгаен, ярсып сугышкан — Танырлык түгел йөзе: БитенДә дүрт-биш урында Ямалган яра эзе. Кемгәдер сөйли саташып, Үз күреп, туган итеп, Икесе 'бер үк сагышны Кичергән сыман итеп: ' «.Син тагын безнең баракка Хәл 'белеп килдең мени? Өстеңдә инде, генерал, Ямаулы кием мени?

Их, ваттык ничек, җимердек. Чуенлы коймаларын — Тегенең серле-сихерле «Зигфрид» зоналарын. Җимереп-җиңеп барышлар Элкбада тукталмаса, Ярсыган корпусларыңны Уздырып Боннар аша, Атнада җитәчәк идең Атлантик ярларына, Асачак идек тегене. Лиссабон талларына.— Кейтельне тезләндерүче Син түгел идең мени? Өстеңдә инде.

Лагерьный кием мени? Солдатың башын тагын бер Сыйпа син, сыйпа, сыйпа. Күзеңдә яшьләр, генерал, Ни булды бүген сиңа?! Бу аның соңгы кичедер Ахыргы сәгатедер. Сүзенең сәерлегенә Сәбәпләр сәбәпледер. «Уф»ылдап куя санитар, Йөрәген тыңлап аның. Бирмәскә тели бу йөрәк Үлемгә солдат җанын.

Җырлый да елап,ала ул, Нимесчә сүгенгәләп, Яшәүнең бусагасында, Баракның түрендәрәк. 1947 ТУГАН ҖИРГӘ Яшь тә түгелде сиңа, тир дә, Каныбыз да акты: Әйбәт сугардык сине без Шул чаклы. 1947. Ялчы да без булдык, рудачы да, Ятсынмады безне бер михнәт: Дөньядагы хезмәт балалары — Аның өчен бары да бер милләт.

Эсселәр дә безне сукмадылар. Суыклар да тимәде безгә. Холера да шылды. «Идеализм» дигәнегез дә.

Бизгәкләр дә безне җиңмәделәр, Үләтләр дә безгә йокмады. Михнәт безне андый «юк-барлар»га Бирешмәслек итеп тукмады.— Рәхмәт бездән үткән заманага: Ятсынмады. Безнең җилкәне, Сыртыбызда өйрәтте ул безгә Корыч ничек чыныга икәнне. Кем уйлаган аны ул чорларда Шундый кырыс гомер юлының Мигреньгә дә, милләтчелеккә дә Төтәшмәслек башлар тудыруын! 1947 Беркаян килмәдем ич, - Беркая бармыйм дамы? Мәңгелек чүлендә мин Юл таба алмыйм ламы?

Максатеыз-ошсез генә Корам да сүтәм мени? Каядыр баруны тик Кешедән көтәм мени?! Син безгә биргән бу җан Уянмас, тормас мыни? Атомны сүтә ич аң?! Аны бер кормас мыни?!

Роберт Миннуллин Балалар Очен Шигырьлэрем

Матдә, сине Идарә итүме бу? - Үсүе бары аның һәм дәвам итүе бу. 1947. Дәү дә бит һәрбер кояш, Киң дә бит Галактика, Гомерләр кыскармаса, Бүлмә дә ярап тора. Бетәсе килмиме һич?

- Матдә ул мәңгелек ич, Артмый да, кимеми дә! 1947. Әгәр үгет кирәк икән Үзенә әле бәндәнең, Сиңа ничек юл салсын ул Читен чакта хәлләрең? Үзенә үгет кирәк чакта Әдип дигән.абыйга, Нәрсә генә өйрәтсен ул Халык дигән даһига? 1948.

Кем өйрәткән, әйтик, Низамине Урыс кызы тибын бирергә,— Җиде гасыр ярым аръягыннан Гүя безнең чорны күрергә? Кем өйрәткән Нәваине, әйтик, Фәрхад тибын дөрес бирергә,— Азат хезмәт олылыгын шулай Биш йөз еллар алдан күрергә? Кем өйрәткән даһилыкка? Күсәкчеләр өереме? Безнең Фатыйх Мөсәгыйтьме?

Әллә Хәсән Хәйриме.? Мондый «үгетләүгә» калу — Шәптән түгел инде!бу. Бу эш — бары, кояш юкта, Чыра ягып интегү. 1948.Хәсән Хәйри — тәнкыйтьче. Яралар авыр минем. Иңемдә — канлы кием.

Әй, кил, әй ялгыз ярым,— Ахыргы минут минем. 1948.

Көтсәң дә, кайталмавымны Ит гафу син, ит гафу. Син мине гафу итсәң,бер, Мин «тәрмен мең гафу. ГАРМУН МОҢЫ Яши гармун гасыр эчендә (Шуңардан син гыйбрәт ал әле),— Якынайта безнең араны; Үткәннәрне сөйләп -бирә дә Киләчәккә дәшә аннары. Озын көйдән — күчә кыскага.

Әби эчке бүлмәсенә китә, Тәрәзәгә килә кыз бала. Кыз баланың исеме кем икән?

Бәлки — Сылудыр? - Нигә шулай өзелеп тыңлый ул? «Чишмә»еен дә әйтә, «Сарман»ны; «Минзәлә»гә, «Арча»га туктый да, «Әпипә»не сибә аннары.— Моңлы көйдән күчә кыюга. Зифа уйлый: «Миңа түгел бу, Сылуга бу, кыю Сылуга!» Кыю көйдән күчә биюгә. Сылу уйлый: «Миңа түгел бу, Миңлегә бу, чая Миңлегә!» Кайсында соң күңелең? Синдә йөрәк,шсе түгел ич, Уятасың нигә барсын да? Рәхмәт сиңа, гармун, мең рәхмәт.

Уйнаттың син, гармун, уйнаттың,- Иоклап яткан сүлпән күңелне Уяттың син, гармун, уяттың. Зәңгәр күзләр кич-иртән Кемне көтәләр икән? Бездәй кара күзленеме, Әллә бүтәнне микән?

И зәңгәр күз, зәңгәр күз! Сезнең телдә юк микән ни Берәр бүтән үзгә сүз, «Сөям, бәгърем» дигән сүз? Белгән сүзең: «Кит кире, Кеше күрә ич, тиле!» Күзең әйтә: «Кил! Гомерлек яр ит мине!» 1948 Сезнең җизни җизниме ул? Безнең җизни, вәт, җизни: Апаның биш «йөргәне» бар, Шуның берсен дә сизми!

Белые ночи барышников смотреть онлайн бесплатно. Белые ночи (1985) — White Nights. Всё о фильме: дата выхода, трейлеры, фото, актеры. Отзывы зрителей и профессиональные рецензии. Общие сборы и бюджет фильма. Интересные факты и ошибки в фильме. Сам фильм,- барахло(на мой взгляд). Но его стоит посмотреть из-за первых девяти минут. Балет 'Юноша и Смерть'. Это конечно непередаваемо. Очень хотел вырезать себе.

Безнең җизни — илдә бер: Сакалына егерме яшь, Йөрәгенә — йөз дә бер. 1948. Берәү — бите тәтине, Берәү — нәни тәпине, Берәү исә сөя ярның Кайсы иң дә. Берәү сөя маллыны, Берәү сөя данлыны. Асыл,кеше сөя — бары Җаны гүзәл җанлыны.

Берәү малга өйләнә Берәү данга өйләнә. Йа.илаһи, безләрне дә Шундый бәндә әйләмә!.

Таң атар. Кояш чыгар да — Пәрдәсе алсуланыр. Одеалын ачып җибәреп Кояшны каршы алыр.

Бер генә тапкыр гомердә Шул кояш булсаң икән! Шушы ал нурлар шикелле, Йөзенә кунсаң икән. 1949 Йөрәк тора җирсенеп, Бер тынып, бер җилпенеп,— Җилкәннәрен, тирмәннәрен Сагына торган җил кебек.

1949 Син генә бары, йөрәгем, Син генә ялгыз, җаным. Мәхәббәт барышларының Ялы бармыни аның! 1949. Без үзебез болай гади кешеләр — Элгәреге коллар, билгеле. Без вәзир дә түгел һөте кебек, Хан да түгел Бабур шикелле.

Балалар

Без үзебез болай гади кешеләр — Поп та түгел, черт та түгел. Бу дөньяның ләкин күзен ачкан Коперник күк ходта түгел. 1949.

Үлем белән байтак талкыр инде Күзгә-күз без туры килештек. Ул ыржаеп карап торды миңа, Читлектәге сыртлан шикелле. Әллә дөнья шунда, әллә судья Аерып тора әле гел генә. Бер килер бит ләкин ул имансыз. Букет тотып.килмәс, билгеле. Мин якыннан күргәнем бар аны: Тимер тырнаклары кыналы. Тәне —күм-күк.

Сөяк «улларында Кан таплары аның. Бәлки безнең дуслар каныдыр ул - Хәбәре юк кордашларныкы? Юри аны безгә китергәндер, Алар киткән эзләр аркылы. Серле һәлакәтен мәрхүмнәрнең, Дөньядагы соңгы көннәрен, Ташсыз каберләре кайдалыгыи Барсын, барсын ачык белгәнен Нәрсәседер аның әйтеп тора. Нәрсәседер, кара йөземе? Бернинди дә битлек асларына Яшереп булмый торган күземе? — Нәрсәседер, аның, әйтеп тора.

Ул ыржаеп күз төбәгән миңа: «Вәт, бусы да каба.» — дигән күк. Бәбәкләрен миңа терәгән ул. Ә мин исә: «Пока!» — дигән күк, Бүрегемне артка күтәрәм дә Китәм иртәгәләр эченә. Ул ыржаеп борнын төртеп кала Әле. Үземә түгел, эземә!

1949. Тукай Яшь иде: утыз җиденче Елларда әле бары Илле бер яшьтә генә ил Каршылар иде аны.

1949 Бер генә сүз, бары бер генә. Җырлар икән аны кем генә? Кулың-телең чылбыр-богаулы: Беренче һәм ахыргы сүзне, Бар нәрсәдән кадерле сүзне, Җырлар икән аны кем генә? Бер генә сүз! Бары, бер генә.

Заман сыман иске ул сүз. Яшен булып яна.

Сөңге сыман кадый ул сүз, Яшен (булып яна. Бабайлар утравы! Ул сүз — хәбәр сиңа, Ул сүз — сәлам сиңа, Җилфердәсен ул Ал байрак булып Утрау чигендә — Туган илемдә Таулар иңендә! Олы җил дөньяга Бу сүзне таратты: Азатлык!

Көрәшләр ярсуы бу сүздә, Җиңүләр нидасы. Тынычлык нидасы ул безгә. Безнең тормышлар шавында Безнең богаулар тавышы ул, Безнең матәмнәр маршы ул. Нурлана шушы сүз, балкый Әниләрнең яшьле йөзендә, Нәниләрнең — Мәгъррур ятимнәрнең Ачулы күзендә.

Чәчәк ата ул Гүрләр гөлендә. Тоткыннарның Мәгърур күңелендә. Чәчәк ата ул, Чәчәк ата ул, Йокысыз төндә, Төрмәләр, Зинданнар эчендә.ГӘ Бетсен яклау азгынлыкларны, Явызларга таҗлар калканмы? Бүтән лира — ахмак җырчылар Мактасыннар, әйдә, аларны.

Сөрелүеңне туган яклардан Хөрлек итеп, җырчы, син мактан. Яшь чактан ук сиңа табигать Бүләк иткән бөек җан һәм дәрт: Мәгърур башың имәдең аңа, Явызлыкны күрсәң каршында; Җырладың син ирек җырларын Котырынган тиран алдында.

Куркып тик мәңгелек хөкемнән, Шүрләмәдең җирдә беркемнән. Золым, җәза күкрәп торганда, Синең җырлау бушка булмады — Ил, дәһшәттә, чын җыр тыңлады. Беренче кат күрәм сезне, кырлар, Сезне, кешеләр, сезне, гөлләрем. Кояш кына —иске таныш монда, Кояш кына, кадерлеләрем. Сәлам алып килеп каплардандыр, Хәбәр китереп гүя бу якка, Җылы җилләр үтә юл аркылы, Йомшак кына кагылып куакка.

Беренче һәм соң кат күргән кебек Карап килдем бу киң дөньяга: Гөлчәчәкләр калгып утыралар Кырлардагы җылы юлларда. Кемнәр мине монда китерделәр, Шундый иске, изге далага? Бәлки алар яман кешеләрдер дә. Юк үпкәм, юк минем аларга. Кул куйдырды миңа кырыс язмыш Көн итәргә мәңге еракта. Мин яп-ялгыз әле, таныш түгел Бер чәчәк тә, хәтта куак та. Әй, даһилык даулап һәрбер чатта һәйкәлләргә менгән Нероннар.

Кайда сезнең даулап исән чакта Мәңгелектән алган урыннар? Арынып ул салкын алкышлардан, Сафланыр, дим, бер көн җир йөзе — Иң ирекле мәхәббәттән төзелә Чын һәйкәлнең һәрбер кирпече. Тик мин булмам.

Ә сез җитәрсез ич Ул көнгә дә, җилләр, гөлләрем. Тапшырсагыз минем сәламемне Илкәемә, кадерлеләрем?!

1951. Ни гәзитә синдә, ни радио!

Җилләрең дә телсез, япан кыр! Бер хәбәрсез, бер сәламсез яшәү Үзеңә дә синең ямандыр! Җилләрең дә телсез кебек синең, Мәңге тынлык синдә, япан кыр.

Кылганыңның сары йөзләрендә Сары сагыш, зәңгәр зар гына. Синең өстән, сөрән сала-сала, Үтеп китә киек каз гына. Идел буйларына җитәр бәлки — Юлы, әнә, Урал ягына. Тургай да бар синдә, Кәккүкләр дә синдә бар барын. Бер,хәбәрсез, бер сәламсез җирдә Ямь тапмый ла минем җаннарым: Яхшы хәбәр бирсә якты еллар, Мине эзләп табарлар микән? Казык йолдыз асларынамы, бу Юллар кая баралар икән?

1951 Сабыр буламы соң сагыш Сугыш барышларында, Хәтта дала төненнән моң Караңгырак чагында? «Килер бер көн, кайтырбыз»,— дип, Көтимме дә көтимме? Сагынуларны, сәламнәрне Җилгә бүләк итимме, Әллә фәкать йөрәгемдә, Йөрәк белән бергә шулай Җиргә-гүргә илтимме? 1951. Талгын гына искән җилләр Гөлләр исен китерде: Чәчәкләрдән күбәләккә Сәлам, дигән шикелле. Әйтә җилләр күбәләккә Чәчәкләрнең кайдасын. Күбәләккә — җил хәбәрче, Миңа хәбәр кайда соң?

Түм-түгәрәк Җир шарында Бар да түгәрәк түгел. Минем дә бер чәчкәм бар да, Җаным күбәләк түгел. 1951.

Очрашкан юк, күреп сөйләшкән юк. Хатларың да килми күптәннән. Күңелемнең ике ярын бары Тоташтырып тора үткәннәр. Үткәннәрем, зәңгәр хыял булып, Йөрәгемдә һаман саклана, Гомер үткән саен матурлана, Кадерләнә бара, сафлана. 1951. Чыбыркысын аскан яшь көтүче Мал артыннан йөри, сызланып, Йөрәккәе ташып, сузып җырлый, Болыннарда яши моңаеп.

Текә торган биек тау башыннан Зонтик ясый кулын кояшка. Әй син, кояш, сөйләп 'бирче аңа: Тизме кайтыр яры бу якка? Матур гөлләр, алсу чәчәкләр дә Шатлык бирми минем дустыма, Еракларга әрнеп күз сала да, Җилгә сөйләп серен, уфтана. 1951. Моңлы — кәккүкләрең, киек казың.

Чәчәкләрең йөзе — зар гына. Күңелләрем, төннәр үткән саен, Җилпенәләр туган ягыма. Туган туфракларым кире тарта, Хәбәр килсә иде кайтырга!

— «Сандугачым.», «Агыйделкәй.» диеп, Сагышларны көйләп тартырга. Җырлар алар — тарихы да илнең, Байрагы да тормыш юлында: Оран салып, җыеп торган халкын, Чакыру булып һәрбер буынга. 1951 Гадәттәге сай кичүдән түгел, Туры юлдан барып теләккә, Салават күпере сыман тотошканмын һәрбер телгә, һәрбер милләткә.